319 подписчиков
#тәмлетамак
Ташкабактан - коймак
Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы бер ташкабак, ярты стакан (125 мл) сөт, 1 йомырка, 3-5 аш калагы он, кыздырыр өчен көнбагыш мае, ярты чәй калагы тоз һәм үзегез яраткан тәмләткеч.
Ташкабакларны 1-1,5 сантиметр калынлыктагы түгәрәкләргә кисәбез дә, тозлап куябыз. Шул арада сөт, йомырка, он һәм тәмләткечне кушып кляр ясыйбыз.
Ташкабакларны башта онда, аннары клярда әвәләп көнбагыш маенда ике яклап та кыздырып алабыз.
Тәмле булсын!
Наилә Нәбиева фотосы
Около минуты
31 июля 2025