3 подписчика
Сез мәхәббәткә ышанасызмы ул?
Төн уртасында каян исеңә төште, димәгез, зинһар. Төш күреп уянмадым. Чыннан да языгыз әле, менә барысын да кичерә торган, бөтен нәрсәгә күз йомып түзеп була торган, сабырлыкның төбе сары алтын булуында шик тудырмый торган, сафлыгыннан күзләр камаша торган мәхәббәткә ышанасызмы сез? Әллә җүләрлекме ул...
Соңгы арада бер ханым белән аралашам. Бу постны аның рөхсәте белән язам. Ул язылышмыйча бер ир белән яши. Никах белән дип әйтик. Ире эчә. Бу хатынның фатирына килеп урнашкан, эшен күптән ташлаган. Айныган чагында шабашкаларга чыгып керә дә, ярты акчасы бурычларын түләргә китсә, калган өлешен тагын эчеп бетерә. Шул кешене үлеп ярата, ничек дәвалыйм, ди бу ханым. Уртак балалары да, уртак маллары да юк. Эчкәч ире үзе артык зарарлы да түгел икән, кайбер алкашлар кебек тавыш чыгарып, нервы бозып ятмый. Әмма икешәр атна исерек янәшәсендә яшәү дә чыдарлык түгелдер инде. Бер бүлмәле фатирда аннан кая китәсең. Бөтен исенә, төс-кыяфәтенә түзеп, айныганын көтә бу ханым. Кайчак, ире бик үтенеп сораганда, ул-бу була күрмәсен дип коты очып (бер рюмка таба алмыйча йөрәге туктаган алкашлар мисалы күп булган тормышында) кибеткә дә чыгып керергә туры килә икән. Аннары үзен вөҗдан газабы ашый, "үз кулларым белән алып кайтып бирәм бит, ужас" ди мескен. Ансат кына, җиңел акыл белән, дәвалап булмыймы дигәч, елап ук җибәрде. Чын күңелдән үпкәләп "мин алкаш түгел" дип чыгып китәр дәрәҗәгә җитә икән җан кисәге. Дорфарак язсам, гафу үтенәм. Мин мондый мәхәббәтне аңламыйм чөнки. Ни эшләргә соң бу хатынга? Берничә психологның аккаунтына ссылка җибәрдем. Үпкәләр, ошатмас дип борчылган идем, тыныч кына кабул итте. Аңларга, ярдәм итәргә тырышуым өчен рәхмәт тә сүзләре дә язып җибәргән. Әмма, дөресен әйткәндә, бу ярдәм түгел бит. Ә чынлыкта ни эшләргә соң мондый очракта?
Ярар, эчкечелек авыру булсын. Бу ханым да олы яшьтә, бәлки ире бер айныган арада аны ишетер, аңлар да, дәваланырга ризалык бирер, дип өметләник. "Минем дәваланасы килми. минем эчәсе килә. Аек килеш яши алмыйм", – дип кенә әйтмәсен. Андыйлар да бар. Кызганыч, әмма бар.
Икенче мәхәббәт мисалы. Озынга китсә дә, язам әле. Русча әйткәндә, накипело, дуслар! Монысы күңелемдә күптән йөри. Редакциягә бер кыз шалтыратты. Студент. Төгәлрәк әйтсәк, ханым инде ул. Бер кечкенә баласы бар, икенчесенә авырлы. Ире белән ни эшләргә белми, бала. Тегесе кредит җыя икән. Фатир арендалап яшиләр. Хезмәт хакын өйләренә алып кайтмый. Әмма көн-төн каядыр "эшли". "Җаным, адресың әйт, әйдә киләм, ирең белән кара-каршы утырып сөйләшәбез", – дигән идем, каршы килде студент кыз-хатын. Яшь әле ул, үзе дә бала гына, 20 ничә дигәнен хәтерләмим. "Мин аны яратам. Чыгып китәр дип куркам", – ди бу. Бурычлардан котылу юлы юкмы, дип сорый. Төпченә торгач шуны аңладым: ир өйләнмәгән, балаларны үз исеменә язмаган, фатирны кызның әти-әниләре арендалап тора, кредитларны яшь хатын исеменә дә җыя бу мәхлук. Үзе читтән килгән бәндә. Алар ягында хатын ир сүзеннән чыгарга тиеш түгел, ул ни әйтсә – закон. Әле, китсәм, балаларымны алып китәм, дип янап та куйган. Кыз бала (хатын дияргә телем әйләнми, гафу) яратам дип тора. Үзенең укуын дәвам итәсе бар. Әтисе белән әнисенә дә кысылырга рөхсәт итмәгән. Мин дә, ярдәм сорап шалтыраткач, кирәкле сүзләр таба алмадым ахры. Бүтән элемтәгә чыкмады ул. Шуңа йөрәктә калды.
Кул күтәргән, кимсетеп, түбәнсетеп торган иргә түзеп яшәүчеләр, аерылышудан курыкканнар бар. Үземнең танышларым арасында да бар андыйлар. Чыннан да китәр җире юклыктан түзгәннәр бер хәл, "яратам" дип яшәүчеләрен аңламыйм. "Бала хакына" дип тәмугъта яшәүне аңламыйм.
Шуңа сорыйм, шул дәрәҗәдә сукыр мәхәббәт буламы икән? Әллә мин шушы гомер яшәп, чын яратуның нәрсә икәнен белмимме? Алай дисәң, йөрәгем ул кадәр үк мүкле түгел кебек иде...
Авылда "исерек бер айный ул, ә менә вакчыл кеше, усал кеше мәңге үзгәрми" диләр иде апалар. Бала акылым белән шуларга аптырый идем: нормальный кешеләр бөтенләй юкмы әллә, дип. Ә тормыш мисаллары бала акылына гына түгел, олыгайгач та акылга сыймый икән.
Шуңа сорарга булдым. #ничекбаршулай #кызыкбулыпкитте
3 минуты
10 ноября 2024