Найти в Дзене
- Габделфәт абыеңның (дуслар шулай сөйләшәләр) концерты ничек үтте соң, - дип сорыйлар. - Гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә, - дим соклануымны яшермичә. Габделфәт абый үзе генә җырласа да, сәхнәдә бер бизәлеш, бер сценарий, бер музыкант та булмаса да, минем өчен иң күркәм концерт булыр иде ул. Шулай булгач, ни дисең инде ))) Яратам, бетте китте! В этом посте есть большое видео, которое не загрузилось в Дзен. Откройте оригинал поста в телеграме, чтобы его посмотреть
1 месяц назад
Бәйрәм белән, кызлар!
2 месяца назад
Белә идегезме? #ничекбаршулай
4 месяца назад
Кемнәр генә укымый "Акчарлак"ны... Кыш бабай да (фотода үзем🤫), туксаннан узган әбекәйләр дә, җитәкчеләр, укытучылар, табиблар да... Олы яшьтәге укучыбыз: "Газетагызга язылдым, исән булсак январьдән килә башлар. Туксаннан соң гомер санаулы, күпмесен укый алырмын инде менә..." - ди җаным. Юлга чыккан саен кеше никадәр төрле булуына сокланып та, гаҗәпләнеп тә кайтам. Арада шулкадәр игътибарга лаек хөрмәтле һәм үтә дә тыйнак, оялчан кешеләр очрый. Әрсез, үзен яратучы, чәчрәп торган, "юрганны гел үзенә тарта" торганнары була, җанга рәхәт ачык кешеләр, бәхәскә хәвәс әңгәмәдәшләр табыла. Барысына да зур хөрмәт белән карыйбыз, әлбәттә. Без дә төрле бит. Җылы һәм кызык сүзләр дә күп ишетергә туры килә. "Туры эфирдан карт булып күренгән идең, болай яшь икәнсең үзең", - дигәннәре дә бар 🤭 Егылып та китәрсең. Аяк асты бозлавык бит ))) #ничекбаршулай #командировка #хәерлебулсын #эштәнбәхетбар
4 месяца назад
Баксаң, балачагымнан менә шушы дүрт фото бар икән ))) Тагын булса, ныклап эзләсәң, бәлки ике-өч кадр табылыр... Хатирәләр күп, ә фотолар юк. Хәзер генә ул адым саен төшәбез. Анысы да әле кешенеке төсле матур булмый, барысын да бетереп ташлагач, кирәк чакта кулга тотарлык фото калмый. Ә үткәннәр сагындыра. Мин беренче класска кергәнче бакыйлыкка күчкән нәнәй сагындыра. Аның белән төшкән менә шушы икенче фотоны кулыма алып елаган чакларымның саны-чуты юк. Елак та, шук та, тапкыр да идем. Әнкәй җаным "бераз гына дәшми тор әле" дип сөйләшүемнән тыеп изаланганнары хәзер дә исемдә. Аның кыйммәтле күлмәкләренең сәдәпләрен кисеп чыкканым, итәкләрен "кыскартканым" җитмәгән, яшь чакта төшкән портретын үтүкләп яндырганмын. Берәү генә булгандыр инде ул, гомер буе искә алдылар шуны. Сөйләрлек маҗаралар да, кеше алдында телгә алмастайлары да байтак булды инде. Бервакыт әнкәйнең киемен, олы итекләр киеп, шәл бәйләп каядыр барганда бер абый туктатып фотога төшерде. Яшемне дә, кая юл тотканымны да, теге фотографның да кем булуын хәтерләмим. Авыл тыкрыгында төшкән менә шул фотографиям матур чыкты микән дигән уй гына күңелгә килеп китә ))) хәзер ул фотоны күрсәм, үземне таныр идем микән? #ничекбаршулай #хыялыйдисезинде #АльбинаГайнуллина #балачак
4 месяца назад
Сезнең песиләр дә шулай гөлләрегезне ашыйлармы?
4 месяца назад
❄🖋❄🖋❄🖋 Түз, йөрәк. Түз, күңел. Түз, җаным. Бераздан барсы да җайланыр. Тәртәсе зиректән булганнар Тынар бер. Зиһенле уйланыр. Йә, сабыр! Ачуның ялкыны Үзәккә төшмәсен. Өтмәсен! Бер ялган казаны асканга Ышанма, ихласлык көтмә син. Түз, бәгырь. Тешләрең кысып түз! Бераздан яңа көн туачак. Шәфәкъкә тамар да әрнүең, Таралыр, җиңелрәк булачак. Түз, йөрәк. Түз, күңел. Түз, җаным. Үзгәртә алмасаң – түзәсең. Өметең өзелсә, сукыр җан Танымас бит бәхет иртәсен. А.Г. #хәерлебулсын #ничекбаршулай
4 месяца назад
🖋❄🖋❄🖋❄ “О-о-оуу” ди телефон... Кемдер яза. Рәхәт. “Ни хәл соң син,”– дигәннәргә Аеруча олы рәхмәт. Хәл белүче булганда ул Күңел күтәрелеп китә! Кайбер чакта бит берәүнең “Исәнме?!” диюе җитә. Ә аннары сүз ялгана Көндәлек яңалыкка, Булганына, кирәгенә Бүген илгә, халыкка. Гайбате дә кушыладыр Шунда сүз арасында... Эзләгән хикмәт табыла, Теләгән чарасы да. Әйтәсе килгән җылы сүз, Рәхмәтләр дә иярә. Рәхәт бит ул кешең булса, “Ярый син бар”, – дияргә. “О-о-оуу” ди телефон... Кемдер яза. Кызык. Элек тә хәл белешкәннәр Җылы-җылы хатлар язып. Бу ватсаплар, смслар Туганчыга кадәр, Шәһәрдән шәһәргә йөргән Кайнар, кәгазь хәбәр. Ә хәзер үзгә бит заман, Аралашу бүтән. Кайчак җансыз телефонның “О-о-оу” дигәннәрен көтәм.... А.Г. #ничекбаршулай #хыялыйдисезинде #кыштуганым #шигъримизгел
4 месяца назад
Опубликовано фото
6 месяцев назад
Сез мәхәббәткә ышанасызмы ул? Төн уртасында каян исеңә төште, димәгез, зинһар. Төш күреп уянмадым. Чыннан да языгыз әле, менә барысын да кичерә торган, бөтен нәрсәгә күз йомып түзеп була торган, сабырлыкның төбе сары алтын булуында шик тудырмый торган, сафлыгыннан күзләр камаша торган мәхәббәткә ышанасызмы сез? Әллә җүләрлекме ул... Соңгы арада бер ханым белән аралашам. Бу постны аның рөхсәте белән язам. Ул язылышмыйча бер ир белән яши. Никах белән дип әйтик. Ире эчә. Бу хатынның фатирына килеп урнашкан, эшен күптән ташлаган. Айныган чагында шабашкаларга чыгып керә дә, ярты акчасы бурычларын түләргә китсә, калган өлешен тагын эчеп бетерә. Шул кешене үлеп ярата, ничек дәвалыйм, ди бу ханым. Уртак балалары да, уртак маллары да юк. Эчкәч ире үзе артык зарарлы да түгел икән, кайбер алкашлар кебек тавыш чыгарып, нервы бозып ятмый. Әмма икешәр атна исерек янәшәсендә яшәү дә чыдарлык түгелдер инде. Бер бүлмәле фатирда аннан кая китәсең. Бөтен исенә, төс-кыяфәтенә түзеп, айныганын көтә бу ханым. Кайчак, ире бик үтенеп сораганда, ул-бу була күрмәсен дип коты очып (бер рюмка таба алмыйча йөрәге туктаган алкашлар мисалы күп булган тормышында) кибеткә дә чыгып керергә туры килә икән. Аннары үзен вөҗдан газабы ашый, "үз кулларым белән алып кайтып бирәм бит, ужас" ди мескен. Ансат кына, җиңел акыл белән, дәвалап булмыймы дигәч, елап ук җибәрде. Чын күңелдән үпкәләп "мин алкаш түгел" дип чыгып китәр дәрәҗәгә җитә икән җан кисәге. Дорфарак язсам, гафу үтенәм. Мин мондый мәхәббәтне аңламыйм чөнки. Ни эшләргә соң бу хатынга? Берничә психологның аккаунтына ссылка җибәрдем. Үпкәләр, ошатмас дип борчылган идем, тыныч кына кабул итте. Аңларга, ярдәм итәргә тырышуым өчен рәхмәт тә сүзләре дә язып җибәргән. Әмма, дөресен әйткәндә, бу ярдәм түгел бит. Ә чынлыкта ни эшләргә соң мондый очракта? Ярар, эчкечелек авыру булсын. Бу ханым да олы яшьтә, бәлки ире бер айныган арада аны ишетер, аңлар да, дәваланырга ризалык бирер, дип өметләник. "Минем дәваланасы килми. минем эчәсе килә. Аек килеш яши алмыйм", – дип кенә әйтмәсен. Андыйлар да бар. Кызганыч, әмма бар. Икенче мәхәббәт мисалы. Озынга китсә дә, язам әле. Русча әйткәндә, накипело, дуслар! Монысы күңелемдә күптән йөри. Редакциягә бер кыз шалтыратты. Студент. Төгәлрәк әйтсәк, ханым инде ул. Бер кечкенә баласы бар, икенчесенә авырлы. Ире белән ни эшләргә белми, бала. Тегесе кредит җыя икән. Фатир арендалап яшиләр. Хезмәт хакын өйләренә алып кайтмый. Әмма көн-төн каядыр "эшли". "Җаным, адресың әйт, әйдә киләм, ирең белән кара-каршы утырып сөйләшәбез", – дигән идем, каршы килде студент кыз-хатын. Яшь әле ул, үзе дә бала гына, 20 ничә дигәнен хәтерләмим. "Мин аны яратам. Чыгып китәр дип куркам", – ди бу. Бурычлардан котылу юлы юкмы, дип сорый. Төпченә торгач шуны аңладым: ир өйләнмәгән, балаларны үз исеменә язмаган, фатирны кызның әти-әниләре арендалап тора, кредитларны яшь хатын исеменә дә җыя бу мәхлук. Үзе читтән килгән бәндә. Алар ягында хатын ир сүзеннән чыгарга тиеш түгел, ул ни әйтсә – закон. Әле, китсәм, балаларымны алып китәм, дип янап та куйган. Кыз бала (хатын дияргә телем әйләнми, гафу) яратам дип тора. Үзенең укуын дәвам итәсе бар. Әтисе белән әнисенә дә кысылырга рөхсәт итмәгән. Мин дә, ярдәм сорап шалтыраткач, кирәкле сүзләр таба алмадым ахры. Бүтән элемтәгә чыкмады ул. Шуңа йөрәктә калды. Кул күтәргән, кимсетеп, түбәнсетеп торган иргә түзеп яшәүчеләр, аерылышудан курыкканнар бар. Үземнең танышларым арасында да бар андыйлар. Чыннан да китәр җире юклыктан түзгәннәр бер хәл, "яратам" дип яшәүчеләрен аңламыйм. "Бала хакына" дип тәмугъта яшәүне аңламыйм. Шуңа сорыйм, шул дәрәҗәдә сукыр мәхәббәт буламы икән? Әллә мин шушы гомер яшәп, чын яратуның нәрсә икәнен белмимме? Алай дисәң, йөрәгем ул кадәр үк мүкле түгел кебек иде... Авылда "исерек бер айный ул, ә менә вакчыл кеше, усал кеше мәңге үзгәрми" диләр иде апалар. Бала акылым белән шуларга аптырый идем: нормальный кешеләр бөтенләй юкмы әллә, дип. Ә тормыш мисаллары бала акылына гына түгел, олыгайгач та акылга сыймый икән. Шуңа сорарга булдым. #ничекбаршулай #кызыкбулыпкитте
6 месяцев назад