33 подписчика
***
Сизелми дә, җәйләр узып китә,
Алып китә җылы көннәрен.
Көймәләрдә еллар йөзеп үтә,
Тотып калып булмый үзләрен.
Хушлашмый гына ашкына алар,
Туктаталмыйм елга агышын.
Тик дулкыннар гына, тик дулкыннар
Чәчерәтә дымлы сулышын.
Ярдан карап калдым көймәләргә,
Кире йөзмәсме, дип берәрсе.
Ташкыннардай җәйләр үткәненә
Ничек кенә инде түзәсе?..
Наиля Зарипова
Около минуты
6 августа 2024