Найти тему
297 подписчиков

#уңыш_2024

Районда урып-җыю тулы куәтенә дәвам итә. Әлеге эштә “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары һәм “Исламов” фермер хуҗалыгы өлгерлек күрсәтә. Шулай ук “Авзалов” фермер хуҗалыгы да калышмый.

Район буенча барлыгы 5033 гектар мәйданда эш башкарылды. Аграрийлар көзге бодай культурасын җыю белән шөгыльләнә. Аның уртача гектар биреме 30 центнер тәшкил итә. Уңган игенчеләребез көче белән бүгенге көнгә район буенча барлыгы 15144 тонна икмәк җыелды. Басуларда җитмештән артык комбайн эшли.

“Туган як”, “Намус” агрофирмаларында һәм “Исламов” фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре төгәлләнгән басуларны көзге чәчү кампаниясенә җир әзерләү - киләсе ел өчен җир эшкәртү эшләре дә дәвам итә.

 Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
#уңыш_2024 Районда урып-җыю тулы куәтенә дәвам итә. Әлеге эштә “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары һәм “Исламов” фермер хуҗалыгы өлгерлек күрсәтә.
Около минуты