291 подписчик
#дин_вә_вөҗдан
Тойгелде авылын абыстае Нурия Гыйльфанова махсус хәрби операциядәге егетләргә байтактан ярдәм итә инде.
"Ир-ат күлмәкләрен кисеп госпитальдә дәваланучы солдатларга кидерү өчен җайлап тегү дисеңме, яраларга ябу өчен салфеткалар ясау, озак яна торган шырпылар әзерләү - Нурия ханым барысына да үз өлешен кертте. Инде менә туган ягыбызның хуш исле, шифалы 21 төрле үләненнән торган чәйләр киптереп, капчыкларын да үзе тегеп, 36 капчык чәй әзерләп куйды. Бу эше әле тагын дәвам итә", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Около минуты
25 июля 2024