11 подписчиков
ДЖЕН ЭЙР.
Шарлотта Бронте(ның) иң күп таралыш алган романнарының берсе - "Джен Эйр". Ни өчен шушы әсәрне укырга булдым? Дөресен генә әйткәндә, сайланып та, икеләнеп тә тормадым. Өйдә, киштәләрне сөрткәндә шушы китапка күзем төште. (Белмим, ничек ул бездә пәйдә булгандыр). Ул үзенең исеме белән мине җәлеб итте. Димәк, шушы адәм зур сынаулар аша узып та, кешелеклелеген, үзен, бигрәк тә, югалтмаган көчле җанлы кеше булуына шикләнмәдем. Ләкин нинди сикелтәле тормыш юлын узарга кирәк икән, синең исемең калын китап тышлыгында булсын өчен? Бу сорау бик тә кызык тыелды. Җыештырып бетергәч, караштыргалап чыгарга иде уйым. Әмма оныттым. Берничә көннән бер танышымның сторисында "ниһаять отпуск" кебегрәк язма белән идәндә чемодан, караватта киемнәр, урындыкта шляпа белән "Джен Эйр" китабы тора иде. Исемә төште! Киштәдән шушы китапны алдым, башта өйрәнеп, карап чыктым. 1993 нче елда бастырылган икән. Ә әсәр үзе бер гасырдан артык элек язылган. Бу китапның минем кулларга килеп эләгүе - һичшиксез, бәхет!
Роман бик ошады. 416 бит булсада, тиз укыла. Ни өчен ошады? Төп герой, ягъни Джен Эйр, үзенә 18-19 яшь булуына карамастан, көчле рухлы, искиткеч сабыр, бик бик акыллы, динле, юмарт, гадел, тыныч, шул ук вакытта эчкерсез, чая, үз-үзен яклый алуы һәм чиста саф күңеле белән таң калдырды. Дөньяда барлык кешеләрнең дә бертигез булуларына бер шиге дә юк аның. Бер нигә карамастан, принципларына һәрвакыт тугры кала белде. Үзенең нәфесен җиңеп, гөнаһлы мәхәббәттән баш тартты. Аның мистер Рочестерны ни кадәр яратуын белсәгез, күпме күз яше түккәнен, күпме йөрәге эзгәләнгәнен, күңеле әрнегәнен аңлар идегез. Сөйгәненең ялганын шунда ук гафу итте.
Ул - Аллаһка якын кеше иде. Аллаһка сыенып яшәде. Аның шушы яшеннән үк "Ходай" дип гомер итүе - гаҗәеп һәм башкаларга үрнәк булып тора.
Әсәрнең соңгы сүзләре "роман со счастливым концом..." дип яңгырый. Мин моның белән килешеп бетмим. Джейн Эйр сөйгәне белән бер ел күрешмәде, аның турында бер нәрсә ишетмәде, белмәде. Мистер Рочестерга болайда 38 яшь иде инде, ә хәзер өстәвенә ул бер кулсыз, ике күзгә сукыр да. Әлбәттә, аңлыйм, һичшиксез, монда рухи мәхәббәт турында сүз бара. Һәм тышкы кыяфәт мөһим түгел.Тик 19 яшьлек кыз өчен бу хыялланган бәхетме соң? Ләкин Джен Эйр, чыннан да, бәхетле иде. Ул БИК бәхетле иде. Монда тагын бер кат аның көчле хатын-кыз булуына инандым мин.
1 минута
16 июля 2024