297 подписчиков
#дин_вә_вөҗдан
"Җәмигъ" мәчетендә оештырылган ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар ГТО нормативлары тапшырды.
Балаларны һәрдаим рәвештә спорт белән шөгыльләндерү һәм җирлегебездә ГТО комплексын популярларштыру максатыннан узган бәйгедә катнашучыларны Мөслим буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов сәламләде.
Балалар урыннан сикерү, идәннән этелү, алга иелү, бер минут эчендә идәннән күтәрелү нормативларын үтәделәр. Барлык катнашучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Фотолар - Мөслимнең ГТО үзәгеннән.
Около минуты
11 июля 2024