297 подписчиков
Волонтерлар махсус хәрби операциядәге егетләр өчен коры душ ясап җибәрделәр. Дорнит тукымасын билгеле бер үлчәмдә кисеп, аңа махсус гель тамызганнар һәм пакетларга салганнар.
- Су тамызгач, ул күбекләнә, шуның белән тәнне сөртергә, чистартырга була. Әлеге гельне юып төшерергә кирәкми, ул тәнне корытмый, исләрдән дә коткара, – ди волонтер Людмила Игошева.
Моннан тыш коры душ җыелмасында тәнне корытып сөртү өчен шакмаклы сөлге һәм куллану тәртибе язылган инструкция дә бар.
Людмила Игошева фотолары.
Около минуты
18 июня 2024