298 подписчиков
9 июньдә Мөслим авылында Сабан туе узачак.
Аның программасы белән таныштырабыз.
9.30-10.00 сәг. – Сабантуй паркының күргәзмә мәйданчыгында кунакларны каршы алу.
10.00-10.30 сәг. – күргәзмә зонасы, татар ихатасы белән танышу.
10.30-11.30 сәг. – үзәк мәйданда Сабан туйны ачу: театральләштерелгән күренеш, район башлыгы, ТР Рәисе вәкиленең котлаулары, дәүләт бүләкләрен тапшыру, кыр батырларын бүләкләү.
11.30-16.00 сәг. – үзәк мәйданда милли уеннар, спорт ярышлары, концерт программасы. Махсус кунаклар – “Болгар” радиосы алып баручылары, “Казан” бию ансамбле һәм Казан шәһәре филармониясе артистлары.
13.00-14.00 сәг. – ипподромда ат чабышлары.
15.00-15.30 сәг. – үзәк мәйданда милли көрәш буенча финал ярышлары.
15.30-16.00 сәг. – Сабантуйны йомгаклау.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Около минуты
7 июня 2024