Найти тему
297 подписчиков

“23 майдан республикада “Каршы як полоса” операциясе старт алган иде. Профилактик чара 1 июньдә төгәлләнде. Операция барышында биш райондашыбызга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыкканнары өчен административ беркетмәләр төзелеп, һәркайсына бишәр мең сум күләмендә штраф салынды”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.


Республикада теркәлгән юл фаҗигаләренең 70 проценты каршы як полосага чыгу аркасында булган. Җирлегебездә юл-транспорт фаҗигаләрендә 2 кеше һәлак булды, 4 кеше җәрәхәтләнде.

"Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” билгесе гамәлдә булган зонада, “тоташ линия” тамгасы булганда, куркыныч борылышларда һәм башка төр куркыныч урыннарда “обгон”га керү тыела”, – ди районның ДАИ инспекторлары.

 Фото - Мөслим-информ архивыннан.
“23 майдан республикада “Каршы як полоса” операциясе старт алган иде. Профилактик чара 1 июньдә төгәлләнде.
Около минуты