Найти тему
298 подписчиков

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мәктәп яны лагерьларында профилактик визитлар үткәрде.


“Мөслимнең өч мәктәбендәге, Михайловка, Түбән Табын интернат-мәктәбендәге мәктәп яны лагерьлары, Нарат Асты авылындагы “Урман иле” балалар лагеренда иминлек кагыйдәләре төгәл үтәлгән, балаларның ялын имин үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Янгын була калганда, персонал дөрес эш итү, инструктаж кагыйдәләре белән яхшы таныш. 5 июнь көнне Сабантуй үтәчәк мәйданда профилактик визит үткәрдек. Бәйрәмнәрдә ял урыннарында кешеләр ачык һавада, ачык утта ит кыздырудан тыелып торсыннар иде. Көн кызу булу сәбәпле, янгын куркынычы кагыйдәләрен төгәл үтик!” – ди бүлекнең җитәкче урынбасары Илнар Идиятов.

 Вильям Тайбактин фотолары.
Около минуты