Найти тему
297 подписчиков

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чәчү эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 31 780 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Бу барлык мәйданның 57,6 процентын тәшкил итә.


"Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы чәчү кампаниясен төгәлләде. Чәчү эшләрендә “Август-Мөслим” агрофирмасы - лидерлар рәтендә. Агрофирмада чәчү эшләре 75 процент мәйданда башкарылды.

Аграрийлар бер үк вакытта игеннәрне тәрбияләү – яфрактан һәм тамырдан тукландыру эше белән дә мәшгуль. Чүп үләннәренә каршы көрәшү эше дә оешкан төстә дәвам итә.

 Фото – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чәчү эшләре тулы куәтенә дәвам итә.
Около минуты