Найти тему
297 подписчиков

“Исламов” хуҗалыгының җир биләмәләре 10 мең гектар тәшкил итә. Басу-кырларда “Агромастер” компаниясендә җитештерелгән техника сынау уза. Айдар Галиев “Т-360” тракторын үзе җыеп чыккан. Биредә хезмәт куючы иң оста мастерларның берсе, диләр аны.

– Минем тракторга “Тайлер-диск” агрегаты тагылган: җирне күлтили, тигезли, ашлама кертә, тырмалый, чәчә һәм катоклый – берничә эшне берүзе башкара, – ди Айдар. – Чәчү, урып-җыю вакытын көтеп алам. Тракторлар, сабан тургае тавышлары йөрәкне җилкетә, тыңлап туеп булмый.

 Рәсемдә - "Исламов" хуҗалыгы механизаторы Айдар Галиев./ Лилия Шәймиева фотосы.
“Исламов” хуҗалыгының җир биләмәләре 10 мең гектар тәшкил итә. Басу-кырларда “Агромастер” компаниясендә җитештерелгән техника сынау уза. Айдар Галиев “Т-360” тракторын үзе җыеп чыккан.
Около минуты