106 подписчиков
Башкортстан территориясендә 27 апрельдән махсус янгынга каршы режим кертелә
Бәлагә тарыйсыгыз килмәсә, ут белән сак эш итегез, таләпләрне үтәгез!
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елның 27 апреленнән республика территориясендә махсус боерыкка кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.
“Аның чаралары республика халкының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Язын, узган көздән калган үлән кояшта тиз кибә һәм теләсә нинди чаткыдан яки сүнми ташлаган тәмәкедән җиңел янып китә. Янгынның нәтиҗәләре иң аяныч булырга мөмкин: янгында һәлак булганнардан алып урманнарны ут белән юк итүгә, торак пунктларга һәм бакчачылык ширкәтләренә ут күчүгә кадәр хәвеф тудыра”, — дип ассызыклаганнар ведомствода.
Около минуты
25 апреля 2024