Найти в Дзене
167 подписчиков

Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллинаның махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә бер тапкыр кулланыла торган ашлар әзерләп җибәрүе хакында хәбәр иткән идек инде.

Гыйнварь аенда Гелүсә егетләргә ике төрле аш, үзе ясаган пакетлы чәйләр һәм «сухой душ» әзерләп җибәргән иде. Бу юлы да ул карабодайдан итле ботка, токмачлы аш, борщ, итле бәрәңге әзерләгән. Күпме хезмәт кергән бит монда. Асылда, районыбызда аның кадәр көч куючы юктыр да әле.
Әнә бит үзе дә: “Бик күп көч керде. Кулым авырткан килеш ясадым . Туган як, туган йорт җылысы белән пешерелгән әлеге ризыклар егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен иде”, - ди ул.
Около минуты