167 подписчиков
Җомга көн кич белән, 5 апрельдә, Орск шәһәрендә Ырынбур урамы тирәсендә Җаек елгасында грунттан ясалган дамба җимерелде. Моңа кадәр дамбаның ике урынында су аккан инде, шуңа аның ишелү ихтималы булган. 10 меңнән артык кеше яшәгән 4 меңнән артык йортны су басты. Хәвефле районнардан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуациялиләр. Шәһәрдә дә, гомумән Ырынбур өлкәсендә федераль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Орскига йөзләгән коткаручыны җибәрде
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Орскига дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтер өчен 240 коткаручы һәм 113 берәмлек техника юнәлтелгән.
Соңрак ведомство дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтү максатында көч һәм чаралар төркемен арттырды. Вакыйга урынында барлыгы 440 белгеч һәм 217 берәмлек техника эшли, шул исәптә 30 йөзү чарасы (махсус көймәләр) һәм үтемлеге югары булган йөзүче транспортер.
Около минуты
9 апреля 2024