Найти тему
4872 подписчика
Татарский Мир
19 марта 2024
ХХ гасыр башындагы Казан белән танышасыңыз килсә, юл күрсәтүчене генә укыңыз!!!
Казан – Идел буенда урнашкан иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул элек-электән Россиянең иң зур икътисади, мәдәни һәм сәүдә үзәкләренең берсе булган. Шунлыктан дөньяның төрле кыйтгаларыннан, илнең бик күп төбәкләреннән Казанга бик күп кешеләр килеп торган. Алар арасында сәүдәгәрләр дә, эшмәкәрләр дә, башка йомыш белән килүчеләр, дөнья күреп, ил гизеп йөрүче сәяхәтчеләр дә булган. Мосафирларга шәһәрне тану, өйрәнү өчен юл күрсәткеч белешмәлекләр (путеводитель) ярдәмгә килгән. Дөнья күләмендә караганда, мондый төр әдәбият барлыкка килү тарихы XIX гасыр башлары белән бәйле. Немец нәшриятчесе Карл Бедекер...