298 подписчиков
#бүген_Мөслимдә
Бүген Мөслим лицеенда “Патриотик җыр” конкурсы үтте. Чарада 1-4 сыйныф укучылары катнашты.
Бәйгенең шартлары буенча, һәр сыйныф бердәм формадан киенеп, хәрби-патриотик темага күмәк җыр җырларга тиеш булды. Чыгышларны җырчы, саундпродюсер Алсу Ли, сәнгать мәктәбе укытучылары Гөлназ Йосыпова, Рәйсә Харисова бәяләде. Бәйгенең нәтиҗәләре белән мәгариф ветераны Альберт Иванов таныштырды. Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина җанатарга килгән әтиләрне якынлашып килүче Ваттаны саклаучылар көне белән тәбрикләде.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча мәктәпнең 3в һәм 4в сыйныфы укучылары III урынга лаек булды. 2б, 3а, 3б, 4б – II урында. 2а һәм 4а сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. Алар I урынны яулады. Җиңүче сыйныфларның җитәкчеләре – Алсу Зиазова, Әлфия Каржавкина.
Рәмилә Сәләмова репортажы:
Около минуты
22 февраля 2024