Найти тему
298 подписчиков

Шимбә көнне районга "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясеннән иҗат төркеме килде. Алар Мөслимдә “Уйнагыз, гармуннар” тапшыруын төшерделәр.


Кунаклар иң элек “Кояшлы Ык” ял зонасының татар йортлары янында җигүле атларда йөрделәр, аннан соң район башлыгы Альберт Хуҗин белән очрашты.

Әмәкәй авылының данлыклы гармунчылар ансамбле дә кунакларны кабул итте. Балалар сәнгать мәктәбенең баян классында укучыларның чыгышларын кунакларыбыз яратып кабул иттеләр. Мәктәпнең баянчылар ансамбле дә кунаклар алдында чыгыш ясады. Тойгелде авылы да үзенең гармунчылары белән хаклы горурлана. Дистәгә якын гармунчы кунакларны үзләренең чыгышлары белән каршы алды.

Иҗат төркеме мөслимлеләрдән кәнагать булып, җирлегебездә гармунчыларның күп булуына сокланып киттеләр.

 Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Около минуты