Найти в Дзене

ТАТАР ТАРИХЫ


ХРОНОЛОГИЯ

➖ Борынгы төрки һәм фин-угыр кабиләләре

➖ Һун - төрки чоры (2 - 5 гасырлар)

➖ Төрки каһанлыклар чоры һәм Бөек Болгар дәүләте (6 - 8 гасырлар)

➖ Идел Болгары һәм Кыпчаклар чоры (8 - 13 гасырлар)

➖ Алтын Урда чоры (13 - 15 гасырлар) - татарлар күп яктан нәсел һәм тел ягыннар, нәкъ менә бу вакытта хәзергегә бик охшый башлый.

➖ Казан ханлыгы (1438 - 1552) һәм башка Алтын Урда варислары чоры.

➖ Татарлар Россия эчендә ( хронологияның аерым кисәкләрен аннары карарбыз)

🐎🐎🐎🐎🐎🐎🐎🐎🐎🐎🐎🐎

  Күп татарлар рус тарихының хронологиясын яхшы беләләр, дөнньяныкын еш беләләр, ә туган халык тарихында еш буталалар, шуңа сез хупласагыз, бу каналда мин тарихны гади, аңлашыла торган итеп, тик фәнни мәгънәсен югалтмаска тырышып бирәм.

  Әлбәттә, бу хронологияда татарлар тарихы гына түгел, ә күп яктан тугандаш халыклар белән уртак тарих та күп, борынгырак булган саен - шул дәрәҗәдә күбрәк туганнар - бу нигездә күбесенчә төрки һәм фин-угыр халыклары.
  Туганлык 2 юлдан бара: тел һәм генетика - нәсел ягы.  Беренчесе күбрәк өйрәнелгән. Икенчесе - генетика ягы 21 гасырда бик көчле өйрәнелә башлады, һәм яңа ачышлар көтәбез. Тел буенча без күбесенчә төрки телләрдән (зур халыклар арасында - иң якын туганнар - башкортлар, аннан казакълар), нәсел буенча алар янына - якындагы фин-угыр халыклары кушыла.

Фәнни-популяр татар каналына булыш:

😉Языл/подпишись
🤜Катнаш - яз /👍 куй.
🎸Бу мәкаләне/постны дусларыңа/ туганнарыңа да тарат

#татартарихы #тарих татартарихы
#история #татар #периоды
ТАТАР ТАРИХЫ  ХРОНОЛОГИЯ  ➖ Борынгы төрки һәм фин-угыр кабиләләре  ➖ Һун - төрки чоры (2 - 5 гасырлар)  ➖ Төрки каһанлыклар чоры һәм Бөек Болгар дәүләте (6 - 8 гасырлар)  ➖ Идел Болгары һәм Кыпчаклар
1 минута