Найти в Дзене
300 подписчиков

27 декабрь көнне район мәдәният йортына Яңа ел һәм Кыш бабайны зарыгып көтүче балалар җыелды. Бәйрәм чарасына төрле авыллардан һәм мәктәпләрдән, илебезнең тынычлыгын саклап, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар килде. Аларны иң элек район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде. Барсына да Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Шулай ук, балалар район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән “Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашаны карап хозурландылар.


📸 Фәридә Гайнетдинова фотолары:
Около минуты