Ай былбылым, вай былбылым
(Татар халык җыры)
Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделнең камышы,
Таң алдыннан чүт-чүт килә
Сандугачлар тавышы.
Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделдә таң ата,
Таңнар ата, өзелә үзәк
Җырлата да елата.
Ай былбылым, вай былбылым
Кунып сайрый талларга,
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
🌾🌾🌾🌾🌾🌾🌾🌾🌾🌾🌾🌾
Фәнни-популяр татар каналына булыш:
🪶Языл/подпишись
🪶Катнаш - яз /👍 куй.
🪶Бу мәкаләне/постны дусларыңа/ туганнарыңа да тарат
Известные исполнители:#ренатибрагимов #динагарипова #ильхамшакиров #гариксукачев #зульфиякамалова
#татархалкы #тел #җыр #былбыл #мәдәният #татархалыкҗырлары
Около минуты
9 декабря 2023