Кайбер ханнар турында мәгълүмат.
🔱Касыйм - патша(хан) улы, 1452-1469 елларда Касыйм ханлыгының беренче хакиме, Казан ханы Олы-Мөхәммәтнең улы. Мещера* шәһәрчеген (хәзерге Касимов) атасы аңа бүләк иткән.
🔱Үтәмеш Гәрәй — Казан ханы (1549-1551), Сафа — Гәрәй һәм Сөембикәнең улы.
🔱Сәхип Гәрәй - Казан (1521-1524) һәм Кырым (1532-1551) ханы. Кырым ханы Менгли I Гәрәйнең кече улы. Бу Казан ханы шулай ук "Гүзәл гасыр"сериалында чагылыш таба. Бахчасарайга Нигез Салучы.
🔱Миңле Гәрәй*— Кырым ханы (1467, 1469—1475, 1478—1515)
🔱Олы-Мөхәммәт - хан, Алтын Урда (Бөек/Олы Олыс) ханы (1419-1423, 1426, 1428) аннары Кырым ханы, Казан ханлыгына нигез салучы, беренче ханы һәм Касыйм ханлыгына нигез салучы.
🔱Сафа Гәрәй - Казан ханы (1524-1531, 1536-1549).
*Мишәрләр - көнбатыш татар диалекты атамасы Мещера шәһәреннән барлыкка килергә мөмкин дип саный кайбер галимнәр.
* Гәрәйләр — XV гасыр башыннан алып 1783 елга кадәр Кырым дәүләте белән идарә иткән ханнар династиясе. Гәрәй династиясе Казан ханлыгының да ахыргы хан династиясе (Рюриковичлар, Габсбурглар кебек берничә якын мәдәниятле илләрдә патшалык иткәннәр)
🌟Языл/подпишись
🌟Катнаш- яз /👍 куй.
🌟Бу мәкаләне/постны дусларыңа/ туганнарыңа да тарат
#татархалкы #тел #акыл
#татарлар #иҗат #ханнар
#яңаканал #тарих #патша
1 минута
6 декабря 2023