Найти тему
169 подписчиков

Эремчекне хайван аксымы, мәсәлән, ит яки балык белән кушып ашамау хәерле. Бу турыда табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Марият Мухина сөйләгән, дип яза «АиФ».


Бу ризыкларны бергә кушып ашасаң, ашкайнату белән проблемалар чыгуы ихтимал.

«Черү, әчү, ялкынсыну, метеоризм барлыкка килергә мөмкин», – ди диетолог.

Аның сүзләренчә, эремчекне шикәр белән ашау да яхшы түгел. Эремчектә сөт шикәре – лактоза болай да бар инде, ди табиб.

«Тагын баллы әйбер кушсак, шикәр диабеты авыруы куркыныч бар», – ди Мухина.
Около минуты