Найти тему
297 подписчиков

4-6 сентябрь көннәрендә район күләмендә газ бирү тукталып торачак. Сәбәбе нәрсәдә?

Сорауга район газ эксплуатациясе хезмәте җавап бирә:
– 4-6 сентябрь көннәрендә Мөслим районына газ бирү тукталып торачак. Сәбәбе – районга килә торган газ линиясендә ремонт эшләре үткәрү: задвижкалар һәм газүткәргечләрнең бер өлеше алыштырыла. Газ бирү 4 сентябрь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә туктатыла. 6 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә линиягә газ җибәрелер, дип планлаштырыла. Авыллардагы газ хезмәткәрләре дә әлеге хәбәрне халыкка җиткерәчәк. Газ җибәрелгән көнне йорт хуҗаларының көн дәвамында игътибарлы булулары, газның өзлексез януын күзәтүләре кирәк. Өзеклек булганда, авылдагы газ хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Район газ эксплуатациясе хезмәтенә дә хәбәр итәргә була. Стационар телефоннан 2-58-04 һәм 04 номерларын, кәрәзле телефонда 104 номерын җыярга кирәк.

 Фото - Мөслим-информ архивыннан.
____
В Муслюмовском районе отключат газ на двое суток.
В связи с ремонтом в газопроводе будет приостановка подачи газа по всему району.
Работы запланированы с 8.00 4 сентября до 8.00 6 сентября.
По всем интересующим вопросам Вы можете позвонить в Муслюмовскую газовую службу по номеру телефона 8(85556)2-58-04.
4-6 сентябрь көннәрендә район күләмендә газ бирү тукталып торачак. Сәбәбе нәрсәдә?
Около минуты