297 подписчиков
#авыл_хуҗалыгы
Районда урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Ләкин механизаторларыбызга ялга туктарга вакыт юк әле. Алар бүген киләсе ел уңышына нигез салалар.
Агрофирмалар һәм эре фермер хуҗалыклары көзге чәчү эшенә керештеләр. “Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим”, “Сөренчәк” хуҗалыкларында көзге чәчү эше дәвам итә.
Район башлыгы Альберт Хуҗин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев “Исламов” фермер хуҗалыгы һәм “Туган як” агрофирмасы басуларында көзге чәчү барышы белән таныштылар, җитәкчеләр һәм белгечләр белән аралаштылар.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Около минуты
23 августа 2023