3 подписчика
Баксаң, балачагымнан менә шушы дүрт фото бар икән ))) Тагын булса, ныклап эзләсәң, бәлки ике-өч кадр табылыр... Хатирәләр күп, ә фотолар юк. Хәзер генә ул адым саен төшәбез. Анысы да әле кешенеке төсле матур булмый, барысын да бетереп ташлагач, кирәк чакта кулга тотарлык фото калмый. Ә үткәннәр сагындыра. Мин беренче класска кергәнче бакыйлыкка күчкән нәнәй сагындыра. Аның белән төшкән менә шушы икенче фотоны кулыма алып елаган чакларымның саны-чуты юк. Елак та, шук та, тапкыр да идем. Әнкәй җаным "бераз гына дәшми тор әле" дип сөйләшүемнән тыеп изаланганнары хәзер дә исемдә. Аның кыйммәтле күлмәкләренең сәдәпләрен кисеп чыкканым, итәкләрен "кыскартканым" җитмәгән, яшь чакта төшкән портретын үтүкләп яндырганмын. Берәү генә булгандыр инде ул, гомер буе искә алдылар шуны. Сөйләрлек маҗаралар да, кеше алдында телгә алмастайлары да байтак булды инде. Бервакыт әнкәйнең киемен, олы итекләр киеп, шәл бәйләп каядыр барганда бер абый туктатып фотога төшерде. Яшемне дә, кая юл тотканымны да, теге фотографның да кем булуын хәтерләмим. Авыл тыкрыгында төшкән менә шул фотографиям матур чыкты микән дигән уй гына күңелгә килеп китә ))) хәзер ул фотоны күрсәм, үземне таныр идем микән?
#ничекбаршулай #хыялыйдисезинде #АльбинаГайнуллина #балачак
1 минута
12 января 2025