Найти в Дзене
3 подписчика

❄🖋❄🖋❄🖋

Түз, йөрәк. Түз, күңел. Түз, җаным.
Бераздан барсы да җайланыр.
Тәртәсе зиректән булганнар
Тынар бер. Зиһенле уйланыр.
Йә, сабыр! Ачуның ялкыны
Үзәккә төшмәсен. Өтмәсен!
Бер ялган казаны асканга
Ышанма, ихласлык көтмә син.
Түз, бәгырь. Тешләрең кысып түз!
Бераздан яңа көн туачак.
Шәфәкъкә тамар да әрнүең,
Таралыр, җиңелрәк булачак.
Түз, йөрәк. Түз, күңел. Түз, җаным.
Үзгәртә алмасаң – түзәсең.
Өметең өзелсә, сукыр җан
Танымас бит бәхет иртәсен.
А.Г. #хәерлебулсын #ничекбаршулай
Около минуты