Найти в Дзене
3 подписчика

🖋❄🖋❄🖋❄

“О-о-оуу” ди телефон...
Кемдер яза. Рәхәт.
“Ни хәл соң син,”– дигәннәргә
Аеруча олы рәхмәт.
Хәл белүче булганда ул
Күңел күтәрелеп китә!
Кайбер чакта бит берәүнең
“Исәнме?!” диюе җитә.
Ә аннары сүз ялгана
Көндәлек яңалыкка,
Булганына, кирәгенә
Бүген илгә, халыкка.
Гайбате дә кушыладыр
Шунда сүз арасында...
Эзләгән хикмәт табыла,
Теләгән чарасы да.
Әйтәсе килгән җылы сүз,
Рәхмәтләр дә иярә.
Рәхәт бит ул кешең булса,
“Ярый син бар”, – дияргә.
“О-о-оуу” ди телефон...
Кемдер яза. Кызык.
Элек тә хәл белешкәннәр
Җылы-җылы хатлар язып.
Бу ватсаплар, смслар
Туганчыга кадәр,
Шәһәрдән шәһәргә йөргән
Кайнар, кәгазь хәбәр.
Ә хәзер үзгә бит заман,
Аралашу бүтән.
Кайчак җансыз телефонның
“О-о-оу” дигәннәрен көтәм....
А.Г. #ничекбаршулай #хыялыйдисезинде #кыштуганым #шигъримизгел
Около минуты