11 подписчиков
ТАКИЕ РАЗНЫЕ МИРА" ФЭЯ МОРАН
Шушы китапны эмоцияләрсез укып булмый. Күңелне төрледән-төрле хисләр биләп ала. Башта елмаеп, татлы мәхәббәттән эреп утырсаң, әсәрнең уртасында күзләр тулы яшь, дөньяга карата нәфрәт уты белән янасың, бер кемгә дә ышаныч юк дигән фикерне башыңда туплап куясың. Ә актыкта... Актыкта...
Төп герой - Ламия Уайтны үземә охшатам. Мин дә аның кебек үк һәрвакыт әзер дә (всегда начеку) торам. Беркемгә бөтенләй ышанып бетмим. Миңа зыян китерерләр дип куркам. Ә Ламия Уайт куркмый, ул кыю, үзен яклый ала торган кыз. Сокланмый булмый, чөнки берәү дә синең яклы булмавын белә торып та артка чигенмәү - бу геройның көчле рухлы икәнен күрсәтә. Мин аны бик яхшы аңлыйм, чөнки мине дә якламадылар, кыерсыттылар. Хәтерлим, авырган чагым, башыма биретка киеп йөри идем. 4 нче сыйныфта укыган вакыт. Шунда миннән күпкә олырак малай мине "кечкенә мужик" дип үчекләп йөртте. Әлбәттә, моны татып карамаганнарга, кызык булып тоелыр. Ләкин миңа бердә кызык түгел. Бер мәлне мине күрде дә бу, үчекли башлады, ә башкалар көләләр, артыннан чабып киттем, куып җитмәдем, таш идәнгә барып төштем һәм елап җибәрдем. Ян-якка карасам, дәү ди егетләр басып торалар, ник бер сүз әйтсеннәр, ник берсе яклап чыксын. Авыртудан еламадым, чарасызлыктан, аптыраштан... Ә Ламия, киресенчә, ныгыганнан ныгый барды. "Охшашлык нәрсәдә соң?" диярсез. Мин дә, төп герой кебек, әти-әнигә берсен дә сөйләмәдем; аның кебек беркемгә ышанмадым; тыныч һәм салкын идем. Әлбәттә, үземне якламадым дигән сүз түгел. Яклый идем. Әмма курка идем.
Менә мин дә, Ламия кебек үк, Элиаска (икенче төп герой) бар күңелем белән ышандым. Ул икебезнең дә салкын йөрәгебезне җылытты. Ничек итеп? Ламия Уайт- Американың бер дөньяви (светский) мәктәбендә укучы 18 яшьлек мөслимә кыз. Аны сыйныфташ егет барысы алдында яулыгын ачмакчы, чишендереп көчләмәкче иде. Үзен яклый алса да, егет кеше барыбер көчлерәк инде ул. Шул мизгелдә, Элиас, шулай ук сыйныфташы, килеп кереп, көчләргә җыенган егеткә сугып җибәрде. Автор шулкадәр нечкә, күңел кылларын тирбәтеп язган ки, хәтта мин үземне Ламия урынына куеп, борчылып утырдым. Һәм Элиас килеп кергәч, күзләремнән яшьләр чыкмый калмады. Шулай ук, Элиасның Ламия өчен бар мәктәп кызларын башларына яулык бәйләп киләргә күндерүе дә таң калдырды. Ничек моннан соң аңа ышанмыйсың инде? Аның Ламияне иртәнге намазга уятырга дип тәрәзәсен шакып керүе (әлбәттә рөхсәт белән). Аңа хәләл кафедан пицца алып килүе, намаз вакытларын өйрәнүе, йөрәкне эретерлек сүзләр әйтүе, һәрвакыт елмаеп "восточная красавица" диюләре... Боларның барысыннан да башны югалтмыйча мөмкин түгел. Әмма...
Әмма аның бер гамәле йөрәккә агулы ук булып кадала, пыяланы ваткан кебек, күңелне вата, җимерә. Шушы хәлдән соң китапны ярты сәгатьләп дәвам итә алмадым. Ул нишләдеме? Элиас Ламиянең яулыксыз басып торган фотосын мәктәпкә таратты. Бу мөслимә кыз өчен аны шәрә килеш күрү белән бер. Әйе, ул аны, чыннан да чишенү бүлмәсендә яулыксыз килеш, озын кара чәчләрен күрде. Ләкин мин дә Ламия сыман шушы йөрәк өзгеч хәбәргә ышанмадым. "Үзеннән барып сорарга кирәк" дигән киңәш бирдем. Ламия Элиасны мәктәптә эзләп тапты, ул пырдымсыз, кешелексез дуслары белән иде. "Бу дөресме?" дип сорагач, ул... Ул күзен дә йоммыйча туп-туры аның яшь тулы күзләренә карап, тешләрен чыгарып көлде һәм "әйе" диде. Шушы мизгелдә дөньяга карата нәфрәт уты белән янмыйча булмый. Шушы мизгелдә "башкаларга ышанмаска" дигән сүзләрем эчемдә ныгыды гына. Ламия өчен дә бу тетрәндергеч, аяз күктә яшен суккандай булды. Ул моны күтәрә алмады. Мәктәпкә 10 көн бармады, елады да елады. Тик укуның соңгы атнасына килергә булды. Үзен "сындырдылар" дип уйламасыннар өчен, үзе өчен. Берничә көннән соң, мәктәп ашханәсенә Элиас аның белән сөйләшергә дип килгән иде, Ламия өстенә кайнар шоколад түкте дә китеп барды. Монда, китапны кырыйга куеп, рәхәтләнеп кул чаптым. Мин алай булдыра алмас идем, минемчә, ул дөрес эшләде.
Соңыннан Элиасның шушы шакшы гамәлне кылмавы ачыкланды. Аның дуслары, сыйныфташлары, Кристина белән Честер (көчләргә теләгән егет) эшләвен белде. Ә Элиаска "Ламиянең өен ягабыз" дип янаганга, гөнаһны үз өстенә алган булып чыкты. Нич
3 минуты
26 декабря 2024