11 подписчиков
ТЫНЫЧЛЫКНЫ КАЯН ТАБАРГА?
Хәзерге заманда кеше үзен кая куярга белми йөри. Ул тынычлык таба алмый. Чит илләргә ял итәргә, психологларга барып та, медитация, йога белән шөгелләнеп тә карый. Ләкин, барыбер, күңелгә нәрсәдер җитми.
Нәрсә ул тынычлык? Аны каян табарга соң? Шушы сорауларга безнең арада тормыш итүчеләр җавап бирде.
Казан шәһәрендәге "Сабыйлар" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче мөслимә Илсөя Хисамова өчен "тынычлык" - ул башың бн гармониядә булу. Кайвакытта проблемалар, эш мәсьәләләре шуның кадәр күп була ки, хәтта баш та авырта башлый. Менә шул халәттә булмау, куңел тынычлыгы вакытыдыр инде.
Аны табу өчен, эш мәсьәләләрен эштә калдырып һәм бары тик Аллаһка тәвәкәлләргә кирәк. Шул мизгелдә барысы да Анын кулында икәнен искә төшереп, жиңел сулап куясың. Ләкин мондый вакытларда үз-үзеңне дөрес аңлау бик мөһим. Үзеңнең теләкләреңне, эчке сиземләвеңне тыңлап, «хәзер сиңа тынычлык дәрәҗәсенә килер өчен ни кирәк?» дигән сорауга җавап тынычлык табарга булышыр, Ин шә Аллаһ.
КФУ студенты Гөлзидә Хәялиева бу сүзне икенче төрле аңлый. "Диңгезнең - давылдай кара-зәңгәр зур-зур дулкынларының ярга ярсуланып бәрүләрен яисә күк яки ачык зәңгәр төскә кереп салмак кына дулкынланып утырган вакытлары була… Минем өчен кеше күңеле дә диңгез халәтләренә тиң сыман… Чөнки кеше күңеле төрле борчу-мәшәкатьләр илә боега яисә сабырсызлана ала… Ә шатлыклардан исә күңеле рәхәтлектә изри яисә мәтәлчек атып уйный сыман. Шушы халәтләрне кичергәндә кеше күңеле тынычсыз һәм тыныч була. Шулай итеп, минем өчен тынычлык - ул күңелнең ярсу рәвештә дулкынлавы, ниндидер салмак көйдә ләззәтлек хисләрен кичерүе төсле. Ә күңел тынычлыгын һәркем үзенчә таба яисә күрә. Мәсәлән, мин саф һавада табигать белән хозурланып йөргәндә, кызыклы китап укыганда һәм якыннарым белән вакыт үткәргәндә күңелемнең тыныч булуын тоям. Миңа калса, кеше яраткан эше белән шөгелләнсә, үзенең кыйммәтен белсә - барлык көндәлектә була торган мәшәкатьләргә карамастан, күңел дулкыннарын тынычлыкта тота алачак".
Лениногорск шәһәрендә гомер итүче мөслимә, хуҗабикә Регина Шаһиева өчен бу төшенчә бөтенләй башка мәгънәгә ия. "Аллаһы Тәгаләне, яшәүнең мәгънәсен искә алгач, тормыштагы төп максатларны барлагач, барысы да үз урынына утыра, җаным тынычланып китә",- ди. Регина ханымның мөселман буларак төп максаты - җәннәткә керү, Аллаһының ризалыгын алу. Шушы максатка ирешү өчен ул гыйбадәтләрне вакытында кылырга, Коръән укырга, зикерләр әйтергә, сәдакалар бирергә, һәм, әлбәттә, иренең ризалыгын алырга, балаларны Ислам кануннары буенча тәрбияләргә тырыша. "Гыйлем алу, өй эшләрен эшләү, балаларны карау, иремне шатландыру кебек вазифалар мине Хак Тәгаләнең ризалыгына якынайта. Минемчә, хатын-кыз өчен, иң яхшы урын - ул өй һәм өйдә чын бәхет, тынычлык табасың",- ди хуҗабикә.
Психологлар фикеренчә, тынычлык кешенең эчке халәтенә салынган. Димәк, күңелнең дулкынланмавы бик мөһим. "Тормышта кеше үз урынында булганда; яхшы кәеф, нурлы йөз һәм күкрәк тулы энергия белән йөргәндә; яраткан эшең белән шөгелләнгәндә җан рәхәте аласың",- диләр.
Тынычлык эзләп, сәфәргә чыгып китү зарури түгел. Ул синдә яши. Эчке дөньяңны рәткә китергәндә, рухи яктан үсеш алганда, тынычлык сине үзе табачак.
2 минуты
28 ноября 2024