11 подписчиков
ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР САКЛАНЫП КАЛСЫН ИДЕ...
Хәзерге заман яшьләре татар халкының гореф-гадәтләре белән таныш түгел. "Сабантуй"дан кала, башкасын белмиләр. "Каз өмәсе", йә "Килен токмачы" булсынмы, берсендә үткәрмиләр, кеше җыймыйлар. Барысының да үз дөньясы. Ни өчен ничәмә дистә еллар буе яшәп килгән матур-матур гореф-гадәтләр үткәрелми? Нәрсә аларны онытырга мәҗбүр итә? Әбиләр, апалар, яшьләр һәм хәзрәт белән шушы сорауларга җавап эзлибез.
Татар халкыбыз гореф-гадәтләргә бик бай халык. "Килен каршылау", "Килен токмачы", "Кияү китерү", яшь парларны кунакка дәшүләр, "Тел яшерү", "Бәби чәе", "Каз өмәсе"... Аларны кемнәр уйлап чыгарганын беркем белми. Әмма, барыбер, гасырдан гасырга яшәп килүләрен дәвам иткәннәр. Хәзер боларның күбесе үткәрелми инде...
Элек тормышлар кызыграк булган. Яшьләрнең кулларында кесә телефоны булмаган. Алар "Аулак өй"гә йөргәннәр. Җырлашып-биешеп, рәхәтләнеп уйнап кайтканнар.
Өйдә киленнәр "тел яшергән", ягъни кайната янында сөйләшмәгән, чаркылдап көлмәгән. Һәрвакыт башларында - яулык. Ә кайната янында муеннарын да каплаганнар. Хәзерге заман киленнәре белән чагыштырырлык түгел.
Тагын бер матур гореф-гадәтләрнең берсе - "Каз өмәсе". Урамы белән яшь кызлар берәрсендә җыелалар да җырлый - җырлый каз елкыйлар, аннан көянтәләрен асып инешкә каз юарга төшеп китәләр. Ә өйдә аларны хужа кеше каз маенда кыздырылган коймаклар белән көтеп ала. Бүгенгесе көндә казлар булса да, өмәсе юк. Гомумән, хәзер өйгә кеше җыймыйлар, кунактан кунакка йөрешүләр сирәгәйде. Яңа чыккан төрле авырулардан куркалармы, сөйләшер сүзләре юкмы...
Гомере буе авылда яшәгән Гөлшат ханым бу сорауларга җавабны озак уйлады. Чөнки ул моның зур проблема икәнен аңлый. "Хәзер яшьләрнең күбесе Ислам белән тыгыз бәйләнештә. Дини кануннар буенча яшиләр һәм шул җитә дип уйлыйлар. Тик Татар булуларын оныталар" дип башлап җибәрде. "Шулай ук, бүген җыелып сөйләшеп утыруларны гаджетлар алыштырды. Барысы да шунда.",- ди. Ә элегрәк аларга әбиләрнең аулак өйгә килеп йөрүләре истә. Алар чигү чигеп, йон эрләп, күлмәкләр ямап утыруларын әйтте. Кайберләре, хәтта, йә бәлеш, йә кабартмалар пешереп кергәннәр.Ә хәзер кешенең капка ишеге көндез дә бикле булуын искәртте.
"Каз өмәсе дигәндә, хатыннарны өмәгә чакырам, әмма килүче генә юк",- ди Гөлшат ханым. "Бәхеткә, кайсы бер авылларда бу күркәм йола әле дә яшәп килә, ләкин, кызганычка каршы, яшьләр катнашмый...",- дип борчыла. "Минемчә, бу эш белән клуб мөдире шөгелләнсә иде. Ул яшьләрне төрле уеннар, чаралар үткәреп кызыктырса иде." дип сүзен тәмамлады.
Яшь буын әһеле Энҗе Закирова татарлар бүтән гореф-гадәтләрнең мәгънәсен күрмиләрдер дип уйлый. Әмма үз гаиләсендә күп йолаларның яшәп килүен әйтте.
Әйе, бар нәрсә гаиләдән тора. Урта буын әһеле Регина Шаһиева да шушы фикер белән килешә. "Әти-әни балаларына сөйләргә, өйрәтергә һәм күрсәтергә тиеш"- ди. Элегрәк аның әти-әнисен эш буенча чып-чын урыс авылына җибәргәннәр. Аларны анда "татар" булганы өчен кыерсытканнар, гореф-гадәтләреннән көлгәннәр, хәтта үз исемнәреннән оялыр дәрәҗәгә җиткезгәннәр. Авызларын вата-вата русча сөйләшергә өйрәнгәннәр. Шулай итеп, йолалар да беткән, онытылган...
"Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хайруллин яшьләрнең монда гаебе юк дип саный. Аларның күп очракта көннәре социаль челтәрләрдә үтә һәм алар анда татар халкының гореф-гадәтләрен күрмиләр дип фаразлый. "Без үзебез йолаларны популярлаштырырга, күрсәтергә тиешбез" дигән тәкъдим белән чыкты. "Нинди генә социаль челтәргә кермә, чит илдән килгән яңа гадәтләргә (тәнгә татулар ясарга, япон мультфильмнарында японнар кебек киенеп йөрергә өйрәтәләр) тап буласың.Чөнки алар шушы контентны популярлаштыра",- ди хәзрәт. "Һәрбер гореф-гадәт гаиләдән килә. Бүген әти-әни баласын "килен токмачларын" ашатып, "каз өмәләрен" үткәреп үстерми. Шунысы бик аяныч",- дип тәмамлады сүзен Рөстәм Хайруллин.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калыйк. Татарлыгыбызның асылын югалтмыйк. Шушы кыйммәтле, бай мирасыбызны киләсе буынга да җиткерсәк иде.
3 минуты
28 ноября 2024