167 подписчиков
Әтнәдә юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат булды
2 декабрь көнне 19.10 минутта Олы Әтнә Күлле Киме авылы юлында юл фаҗигасе була. «Киа» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе Күәм авылында җәяү барган хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле урында ук вафат була.
Беренчел мәгълүматларга караганда, хатын-кыз юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юлны тиеш булмаган урында аркылы чыга. Бүгенге көндә әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара.
Юлларда игътибарды булыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтик!16+
Около минуты
3 декабря 2024