420 подписчиков
Узган ялларда күрше Малмыж районы Татар Кумбашы авылында Сабан туе булды. Биредә Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең төркеме белән чыгыш ясады.
Бәйрәм сәхнәсендә шулай ук кунак буларак Балтач гармунчылары милли көйләр сузды. Ришат аларга соклануын белдереп социаль челтәрдә фото урнаштырган. «Миңа калса идеаль фото. Төркемемә дүрт баянчы алсам, ничегрәк килеп чыгар икән ул? Эх, кайда ул Әлфия Авзаловаларның гармунга гына концерт куеп йөргән чаклары?.. Бик куясым килә шундый бер концерт! Үткәннәргә бер чумасы килә, мәңге хәтерлисе килә!» – ди җырчы.
Около минуты
21 июня 2022