Найти тему
420 подписчиков

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Һәр һөнәр – кирәкле, һәр һөнәр – мактаулы. Эшне теләп, күңел биреп башкарырга гына кирәк һәм ул теләгән матур нәтиҗәләр белән сөендерәчәк.


15 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Һөнәрләр диңгезендә” дип аталган уенлы практикум үтте. Чарага Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Ике отрядка бүленеп килгән укучыларга “һөнәр”, “һөнәр иясе” сүзләренең асылы аңлатылды. Кунаклар “Китапханә”, “Ашханә”, “Тегү ательесы”, “Чәчтарашханә”, “Ветеринария клиникасы” , “Остаханә”, “Сәнгать студиясе” кебек тукталышларда китапханәче, пешекче, тегүче, чәчтараш, ветеринар, төзүче, рәссам кебек һөнәр ияләре турында мәгълүматлар тыңладылар. Балалар үзләре дә төймә тагып, канапе тезеп, мамыклы таякчыклар ярдәмендә натюрморт һәм пейзаж ясап карадылар. Шөрепләр бору, төрле алым белән чәч үрү дә балалар күңеленә хуш килде.
Около минуты