Найти тему
420 подписчиков

8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз.


Шәфкатьлелек, сизгерлелек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче коллектив күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итә, ялгышканнарга туры юл, бик күпләргә социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә. Ә иң мөһиме: һәр хезмәткәр бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләргә тәмле телен, якты йөзен жәлләми.

Алар ел әйләнәсе хезмәттә. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә алар өчен гадәти эш көненә әйләнә, чөнки хезмәтләре шундый.

Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, райондашларыбыз исеменнән аларга яхшылыклары, мәрхәмәтлекләре, якты йөзле һәм тәмле телле булганнары өчен олы рәхмәт хисләре белдерәбез. Үзләренә озын гомер, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тигезлек телибез.

Олы хөрмәт хисләре белән "Хезмәт"леләр
8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне. Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз.
Около минуты