Найти в Дзене
423 подписчика

Җеназа намазына хатын-кыз да катнаша ала. Ир-атлар артына басып укысалар, саваплы булалар, дип укыганым бар («Ислам нуры» газетасыннан). Безнең якларда мондый хәлне күргән юк. Ни өчен без дә саваплы эштә катнашмыйбыз соң, барыбер мәетне озатырга бик күпләп киләбез бит.


Сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

–Пәйгамбәр(с.г.в.) хәдисеннән килгәнчә, җеназага иярү өчен зур савап вәгъдә ителә. Җеназа дип әйткәндә, җеназаның намазын гына түгел, аңа әзерлек эшләрендә катнашуны да күздә тотарга кирәк. Хәдистә әйтелгәнчә, җеназа намазы гына түгел, шушы кайгылы өйдә һәр эштә катнашу зур әҗерле гамәл булып тора. Әйтик, төн саклау, мәетне юу, зиратка алып бару, җирләү. Бездә, йола буенча, хатын-кызларның кайгылы вакытта, мәет артыннан ияреп, зиратка баруы киңәш ителми. Өйдә төн саклап, мәетне юарга әзерләү, озаткач, өйне тәртипкә китерү – алар вазифасына, кабер казып, җеназа намазын укып, җирләү ир-ат вазифасына кергән. – Безнең җирлектә менә шушындый гадәт, шушындый тәртип. Ә изге Мәккә шәһәрендә, Хәрам мәчетендә, мәсәлән, мәетне алып килеп, һәр намаздан соң җеназа намазы укыйлар. Анда, әлбәттә, хатын-кыз да ияреп җеназа намазы укырга мөмкин.
Җеназа намазына хатын-кыз да катнаша ала. Ир-атлар артына басып укысалар, саваплы булалар, дип укыганым бар («Ислам нуры» газетасыннан). Безнең якларда мондый хәлне күргән юк.
Около минуты