Найти тему
310 подписчиков

ИРТӘНГЕ НАМАЗЛАРЫНЫҢ КАБУЛ БУЛУЫН ТЕЛӘГӘН МӨСЕЛМАННАР ИГЪТИБАРЫНА!


Ибн Габбас сөйли: “Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте ди: “Таң ике төрле була: беренче таңда сәхәр ашарга була, әмма иртәнге намазны укырга ярамый; икенче таңда намаз укырга рөхсәт ителә, ә ашарга инде тыела”. (Ибн Хузәймә, Әл-Хәким, Әл-Байхаки.)

Гарәп телендә бу ике төрле таң болай атала. “Фаджр аль-казиб” – ялган яктылык, бу вакытта әле, хәдистә әйтелгәнчә, намаз вакыты кермәгән, ә сәхәр вакыты чыкмаган була. “Фаджр аль-садик” - чын яктылык, бу вакытта инде сәхәр ашау вакыты чыга (имсак), ә иртәнге намаз вакыты керә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Коръәндәге: “...таңның ак җебе кара җебеннән аерылганчы ашагыз, эчегез...” (2. 187) , аятьне аңлатып болай ди: “Ашагыз, эчегез, сезне күктә барлыкка килгән ак төс ялгыштырмасын. Яктылык алланганчы ашагыз, эчегез!” (Әхмәд)

Гайшәдән (р.А.г.) хәбәр ителә: “Гадәттә Билал азанны төнлә әйтә иде. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: Ибн Умм Мактүм икенче азанны әйткәнче ашагыз, эчегез, дип. Ул икенче азанны чын яктылык барлыкка килгәч кенә әйтә иде. (Бохари)

Сүмра Ибн Җүндуб вәгазендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен сөйләде: “Сезне Билалның азаны да, күк йөзендәге яктылык та, аллык белән алмашмый торып сәхәр ашаудан аермасын”. (Мөслим)
1 минута