420 подписчиков
"Безнең урам малайларының элеккеге фабрика тирәсен чүптән арындыруларын күршем күреп алган, - дип горурланып яза Чепья мәктәбенең директор урынбасары Нина Николаевна. - 3 б дан Илья Папаев, Илья Шишкин, Костя Конькин, Гөлнара Сафина, 1 бдан Арсений Папаев бутылкалар, пакетлар, тимер-томырлар җыйган."
Сыйныф җитәкчесе Светлана Юрьевна Никитина сүзләренә караганда, башлангыч сыйныфта укучы бу балалар, инде менә берничә ел рәттән урман тирәләрен чүптән арындыручы Давид Турганалиев турында ишеткәч, үзләре үк тә тирә-юньдә күренгән чүпләрне җыя башлаганнар. Давидчылар дими, ни дисең бу балаларга! Афәрин!
Около минуты
18 мая 2022