420 подписчиков
Бүген район Советының кече утырышлар залында хезмәт хакларын вакытында түләмәүчеләргә багышланган видеоконференция булып узды. Анда республика буенча мондый проблемалы оешма-предприятиеләр хакында сөйләшү барды. Шулай ук хезмәт хакларын конвертларда түләүчеләр турында да сүз алып барылды. "Яшерен конверт белән хезмәт хакларын түләүчеләр безнең районда да бар, аларга каршы көрәшергә кирәк", диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов.
Шушы ук җыелышның икенче өлешендә ковидка каршы ревакцинация ясату мәсьәләсе дә күтәрелде. Таҗлы вирус тынычланып киткән кебек була да яңадан баш калкыта, шуңа да яңадан вакцина ясату мөһим мәсьәлә булуы ассызыкланды.
Около минуты
26 мая 2022