Найти в Дзене
420 подписчиков

Нөнәгәр мәктәбенең элеккеге технология укытучысы Гөлсимә Әхмәтхано вадан эре сарымсак һәм суган үстерү буенча киңәшләр:


Сарымсак һәм суганның икесенә дә бер технология туры килә. Сарымсакны зуррак мәйданда үстерүчеләр көзен утырткач, салам тарата. Дымны саклау өчен яхшы, диләр. Мин ике сутый җирдә генә үстерәм, шуңа күрә салам кулланмыйм.

Октябрьнең беренче яртысында утыртам. Башта җирне әзерлим, көл сибеп чыгам. Ул – үзе бер ашлама. Түтәлләр ясыйм, юллар сызып, бераз тоз сибеп чыгам. Болай эшләү яз көне сарымсакның кыяклары саргаймасын өчен кирәк.

Гадәттә, суган-сарымсакка чебен килә. Ә болай эшләгәндә, килмиләр. Эре булсын өчен, эре сарымсак сайлагыз. Төшләрне бүлеп, араларын 8 сантиметр калдырып утыртып чыгам. Утырткач, су сипмим. Кышны әйбәт кенә чыгалар.

Яз көне кар сулары эрегәч, җирне йомшартам, чүбен утыйм. Эссе көннәрдә суны күбрәк сибәм. Башлары ук җибәргәч, кисеп чыгам.

Берничә сенекен калдырам. Сарымсакның җитешкәнен белү өчен кирәк бу. Әгәр ул турайса һәм ярылып китсә, уңышын алырга вакыт җитте дигән сүз.

Бернинди ашлама да кулланмыйм. Җир черемәле булса, уңышы да мул булачак. Табышны исәпләгән юк.
Нөнәгәр мәктәбенең элеккеге технология укытучысы Гөлсимә Әхмәтхано вадан эре сарымсак һәм суган үстерү буенча киңәшләр: Сарымсак һәм суганның икесенә дә бер технология туры килә.
Около минуты