Найти тему
3 подписчика

Календарьда яз иде...


Кояшлы! Салкын! Буранлы яз!

Хәтер дәфтәреңә төсле каләм белән:

“Назлары соңарды”, – дип яз.

Шулай диген. Соңарды шул.

Калмаса ярый ла кирәксезгә!

Яз җылысы җитмәстер ул

Керә башлаганда кара көзгә.

Календарьда март азагы,

Төн январь салкынында,

Башы-азагы күренми

Бу бетмәс буранның да.

Төсле каләмнәрең ал да,

Дәфтәреңнең тагын берәр битен

Сырлый тор син: “Ул соңарды”, – диеп,

Һәм өстәп куй: “Көттем!”

Кабат яп та хәтер дәфтәренең

Син ул битен. Оныт барын.

Җылынырсың. Майга кадәр

Эрер әле, эрер кары.

Ул карларның җәй көне дә

Яуганы бар, сарып-сарып...

Син карама календарьга,

Күңелеңне боздан сакла бары.

А.Г. 2018 март
Календарьда яз иде...  Кояшлы! Салкын! Буранлы яз!  Хәтер дәфтәреңә төсле каләм белән:  “Назлары соңарды”, – дип яз.  Шулай диген. Соңарды шул.  Калмаса ярый ла кирәксезгә!
Около минуты