3 подписчика
Хушлашмыйча киттең. Гел үзеңчә...
Кайтырыңа өмет җуймадым...
Хәзер инде сагынып сөйләргә
Сүрәтең калды да... җырларың.
Хушлашмыйча киттең. Әйтеләсе
Сүзеңне , дәшми...
Бәргәләнгән җанга чара тапмый
Оттырдың шул соңгы көрәшне.
Син киттең... Һәм беләсеңме шуны?!
Үзгәрмәде җиһан! Алдамыйм.
Йолдызлар да шул ук, яңгырлар да.
Салкыны да язның аямый.
Кешеләр дә шул ук. Үзгәрмәде.
Үзгәрмәс тә алар беркайчан.
Арткан булыр идеме кадерең
Яннарында әгәр картайсаң?!
Хушлашкач гел сагаеп калабыз,
Моңаеп калабыз бер ара.
Ә аннары тормышның агымы
Үз шаукымы белән юл яра.
Син дә бу хакта гел әйтә идең,
Икейөзлеләрне сөймәдең.
Үз көеңә, үзеңчә яшәдең,
“Сау булыгыз, китәм...” – димәдең.
Ә үзең, баксаң, гел саубуллашып,
Соңгы сүзең әйтеп килгәнсең.
Әйтерсең лә мәңгегә китәсең
Язга кергәнче үк белгәнсең.
А.Г.
Около минуты
17 апреля 2022