Найти в Дзене
1610 подписчиков

Исеңдәме икән, тәүге тапкыр


Без очрашкан идек язларда.

Шаһидебез булган ак каеннар

Күмелгәннәр иде назларга.

Мәхәббәтне мактап сыерчыклар

Әй, сызгырган иде талларда.

Синең исем белән уяндым мин,

Алсуланып аткан таңнарда.

Күңелемдә минем язлар иде,

Күзләремдә бәхет нурлары.

Бик яраткан идем, уйламадым,

Тартылыр дип сагыш кыллары.

Еллар узды, инде сагышларым

Йөрәгемнән күчте күзләргә.

Хәзер менә син йөрисең елап,

Гаҗиз булып минем сүзләргә.
Исеңдәме икән, тәүге тапкыр Без очрашкан идек язларда. Шаһидебез булган ак каеннар Күмелгәннәр иде назларга.  Мәхәббәтне мактап сыерчыклар Әй, сызгырган иде талларда.
Около минуты
886 читали