Найти в Дзене
Покупайте СтеллыИ дарите их за контент
2 года назад

ТӨЕНЧЕК 15 БҮЛЕК

--------------------- Төшке ашны ашап, эшкә җыенып йөргән Гамилә машина тавышын ишетеп, тәрәзәгә капланды. Кем булыр бу? Әллә Хәдичәне эзләп килгәннәр микән? Гамилә бишектә уйнап яткан Викторияне егылмасын дип, юрганы белән тиз генә идәнгә алып куйды да, бакчага чыгып чапты. Анда, анда.. диде ул, тыны бетеп. Хәдичә.. А-А.. Нәрсә булды әни, Җиләк егылып төште мәллә? Юк балам, юк. Анда тагын сине алырга килделәр бугай. Гамилә кызын якларга теләгәндәй кочаклап, елап җибәрде. Кемнәр әни, нәрсәгә? Хәдичә үзе дә куркып, әнисен дер селкетте...

2 года назад

ТӨЕНЧЕК 14 БҮЛЕК

--------------------- Аргансың җаныым. Әбиең дә, мин дә саклап кала алмадык шул, кызым. Ничек шулай җебегән булганмындыр, белмим, белмим балам. Гамилә тәрәзә пардәләрен рәтләп куйды да, үзе дә йокларга ятты. Ләкин, менә керфекләре гер таккандай йомылсалар да, күзенә йокы кермәде аның . Уйлары кызын тудырган яңгырлы урман буена йөгерсәләр ,төрмәдә елый-елый Хәдичәсе янында уздырган сәгатьләр үзәген өзделәр . Бераз уйланып ятканнан соң, әәй, язмышлар,язмышлар, дип, Гамилә әкрен генә торып, кызы янына килеп басты...

2 года назад

ТӨЕНЧЕК 13 БҮЛЕК

---------------------- Сез нәрсә, нинди ТӨЕНЧЕК булсын дип,кызына карады Хәдичә. Бала бит ул. Ләкин шул минутта көлеп җибәргәнен үзе дә сизмичә калды. Баксаң, кырыйдан караганда чынлап та төенчеккә ошаган икән бит кызы. Нәкъ менә иске москы чүпрәкләргә төйнәп куйган бер кечкенә ТӨЕНЧЕК. Хәдичә нишләргә дигәндәй, як ягына каранып алды да, тиз генә барасы җиренә ашыкты . Ярар, йоклый әле , карамагыз, диде ул,кешеләрнең усаллагына исе китеп. Мин тиз киләм. Хәдичә йөгерә атлый килгәндә, кызы уянып кыбырсый башлаган иде инде...

2 года назад

ТӨЕНЧЕК 12 БҮЛЕК

--------------------- Абдуллина! Абдуллинаа.. Куе яшелгә буялган төрмә больницасында аңга килде Хәдичә. Мин кайда? Нәрсә булды? Кипкән иреннәрен ялап, як ягына каранды кыз. Бернәрсә дә булмады диде, кара кысалы зур күзлек кигән табиб. Авырлы чакта мондый хәлләр еш күзәтелә. Шулай да бер атна ятып чыгарга туры килер. Аннары Виктор Андрееч белән дә сөйләшми булмас. Ни дисәң дә, монда аның катнашы булганы безгә билгеле. Нәрсә билгеле? Кем авырлы? Мин түгел инде дип, усал итеп көлеп җибәрде табиб. Моңа кадәр ничек авырга узмадын, аптыраш...

2 года назад

ТӨЕНЧЕК 11 БҮЛЕК

--------------------- Үләсе килеп, халат бавына үрелгән көннәре булса да, әнисен, дәү әнисен уйлап, ниятеннән кире кайтты Хәдичә . Ничек тә түзәсе, тагын өч елны ничек тә исән сау булып уздырырга кирәк. Дәү әни , ничек дип әйтә идең әле? Сабыр рахман. Бигрәк сагындым инде үзеңне дәү әнием. Әни ярты елга бер булса да килеп китә. Менә сине кайчан күрермен икән? Белмәде шул Хәдичә, Мәсерүрә әбинең ул чыгып китүгә гүр иясе булганын төрмәдә вакытта белмәде. Рөхсәт белән ярты елга бер очрашуга килгән әнисенең бу хакта әйтеп кызын елатасы килмәде, ә аннан башка белүчеләр монда юк иде...

2 года назад

ТӨЕНЧЕК 10 БҮЛЕК

--------------------- Мансурларның төзек йорт җирләренә якынлашкан саен, йөрәге катырак типте Гамиләнең . Өйдә генә булса ярар иде. Иртәгә кул куям, дип ышандырып киткән иде бит, югыйсә. Неужели кул куймаган. Шулайдыр, башкача нәрсәгә алып китсеннәр Хәдичәмне. Бернигә ихтибар итмичә йөгереп, заманасына күрә зур гына өй янына тиз килеп җитте Гамилә. Байларның байларча шул инде, диде ул җен ачуы белән. Урам якка караган өч тәрәзәдә ут яна. Киң итеп көрәлгән бизәкле капка төбе.. Капкалары бикле булмаса ярар иде...

Покупайте СтеллыИ дарите их за контент