13 подписчиков
Көндәлек язуы: ютәл катыш укырга
13 нче гыйнварның буталчык фикерләре
Үзем ютәллим, үзем көне буе тыз-быз чабам. Имтихан да биреп алдым, берничә чарага да катнашлык иттем. Көннең кечкенә ачышларыннан - Милли музейда эшли торган VR экскурсия. 1910 елгы Казан хәзерге башкаладан шундый ягымлырак. Балык базары мәйданында (Тукай мәйданы) булган мохитне сизеп, тоемлап алып бетердем шикелле. Шәп тамаша, бик тәкъдим итәм. Тиздән татарча һәм инглизчә гидлар да ясалачак, экскурсияне безнең Йортта да үтеп/карап/тыңлап булачак (VR экскурсияләр өчен яраклы фигыльне табалмыйм әле).
"Сәләт"нең "Ел проекты" бәйгесендә жюрилык иттем, анда да үземә кечкенә ачышлар ясадым. "Сәләт"тән бөтенләй читтә булган кеше буларак, матбугаттан һәм дуслардан ишетеп белгән проектларның садәлегенә һәм ихласлыгына сокландым. Яшь егетләр-кызларның ике сүзнең берендә "гаилә", "дуслык", "бергәлек" һ.б. Матур бит инде.
Мөнәҗәтләрдән билгеле Вәйс әл-Карани турында бөтенләй белми идем, Даниль бүген күзне ачты. Аңа, Төркиядә гыйлем алып, суфыйчылыкны өйрәнүчегә, әл-Караниның татар халык иҗатында тоткан урыны кызыклы булса, миңа бу шәхес бөтенләй беренче тапкыр ачылды.
Шәриф Камалның туганнары Назарбаев урамының исемен алыштырырга һәм Ш.Камал исемен бирергә тәкъдим итә. Мин бу хакта нәрсә уйлаганымны әле белмим: реалист булырга теләгән акылым белән тәкъдимнең мөмкин түгеллеген аңлыйм.
Ә, тагын бер ачыш: бу нәни каналчыкны игътибар белән укучылар һәм анда язылганнарны рус матбугатында бәян итүчеләр бар икән. Рәхмәт!
1 минута
13 января 2022