13 подписчиков
"Азатлык"ның троллингы
Былтыр Роскосмос җитәкчесе Рогозинның кабинет ишегендә эленгән такта фотосын интернетта таратканнар иде. Ул, әлбәттә, фейк иде һәм анда мөхтәрәм Рогозинның титуллары бик җәелеп язылган иде. Соңыннан ул әфәнде үзе фейкны фаш итте, чын кабинетын һәм чын элмә тактаны күрсәтте.
"Азатлык" бу вакыйганы соңгы елларда киң таралган фейкларга мисал итеп китергән, әмма нечкә троллингтан баш тарта алмаган, шуңа күрә менә нинди җөмлә килеп чыккан:
"Роскосмос" һәм шәхсән үзем турында күпләгән фейклар тарату кемгә һәм ни максаттан кирәк? Шундый нәрсә ясарга иренмиләр дә бит", дип язды фәлсәфә һәм техник фәннәр докторы, гандболда спорт мастеры, "Роскосмос" сайтында чыккан "Рвем небо мы в клочья" җыры авторы Рогозин.
Ут!
Около минуты
8 января 2022