Найти тему
13 подписчиков

Тарихның рәнҗеше төшмәсме?


Инкыйлабларга һәм халык күтәрелешләренә безнеңчә җавап: Күмәк иминлек килешүе оешмасы. ОДКБ форматы белән империячел көчләр күп нәрсәгә бара ала. Әмма Ватаныңа чит гаскәр керттерүне халкың кабул итәрме, рәнҗемәсме? Хәзер кан коярлар, тәртип урнаштырырлар, әмма тарихның рәнҗеше төшмәсме?

Башка илләрдәге инкыйлабларны канга коендырып бастыру - илебезнең күптәнге традициясе. XIX гасырдан, Палкин идарәсеннән башлап, дәвам итә бу.

Совет империясе кыйпылчыклары арасында Казакъстан прогрессив, киләчәккә ышаныч белән карый торган дәүләт булып тоела иде. Әмма тарих янә исбатлый: чын демократик процедураларсыз заманча дәүләт корып булмый, без капчыкта ятмый, ә нәфрәт буасы барыбер ярларыннан ташып чыга. "Мәгърифәтле тирания" борынгы грекларда гына булган ул, ә безнең җәмгыятьләрдә мөмкин түгел, димәк.

Кайберәүләр мондый сценарий Русияне дә көтә дип кайгыра йә сөенә. Әмма безнекеләр берничә ел дәвамында мондый һәм башка сценарийга әзерләнде, протестларда лидер була алырдайларны утыртып бетерде. Интернетны өзүгә дә, фикер тарата алырдай оешма һәм чараларны юкка чыгаруга да остарып беттеләр.

Казакъстан халкына Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм рух ныклыгы бирсен. Казакъларның телне саклау һәм үстерүдә кылганнарын карап сөенәм һәм кызыгам, чөнки аларда Һарри Поттер да казакъча сөйләшә, бик кызыклы проектлар эшләнә, хәтта "Рик белән Морти"ны да казакъча карап була!

Гаделлек яшәсен!..
1 минута