13 подписчиков
"Ведьмак" турында
Кемдә нәрсә инде: интернет Казакъстан дип шаулаган арада, "Ведьмак"ның икенче сезонын карап бетердем. Китапларын да укыган булмады, уенын да уйнаган юк. Шуңа күрә ул дөнья турында беренчел чыганагым бары Netflix сериалы гына. Гадәттә, яңа фэнтези дөньясы белән танышканда, аның турында һич югы Википедиядән укып чыгам. Ләкин "Ведьмак"ны бары стриминг корпорациясе һәм режиссерлар күзлегеннән карап кына белергә карар кылдым.
Күргән кадәресе исә күңелгә бик ятты: шундый бай һәм үзенчәлекле дөнья. Сәясәт, тылсым, дискриминация, сугыш, тугрылык, караңгы вә якты көчләр - мин яратканча.
Без, Русия татарлары, балачактан мәктәп программасы һәм масс-мәдәният аркылы славян мифологиясен үзләштергәнгә күрә, бу җәһәттән зур славян бергәлегенең кырыенда торучылары инде. Шуңадырмы, тавык тәпиле ызба, лешийлар һәм башкаларны сериалда күргәч, күптәнге танышыңны очраткандай буласың. Поляк авторы милли мифологияне шулай дөньяга чыгарган икән, сокланасы гына кала.
Ни урысның, ни татарның әкият дөньясын сыйфатлы һәм мавыктыргыч рәвештә дөньяга чыгарганыбыз, шулар аркылы күңел ачу мәдәниятын яулый алганыбыз юк әле.
Около минуты
5 января 2022